Чык суларын эчеп үстем, синең
Кояш нурларында коенып.
Яшьлек синдә вәгъдә-иман бирде
Ак каеннарыңа сыенып.
Туган ягым, газиз җирем,
Моң бишеге Теләче.
Сине ташлап беркая да
Китмәм, алла теләсә.
Назлы җилләреңнән иркәләндем,
Алсу таңнарыңнан сөелдем.
Шифалы яңгырлар булып күктән
Иген-кырларына сибелдем.
Туган ягым, газиз җирем,
Моң бишеге Теләче.
Сине ташлап беркая да
Китмәм, алла теләсә.
Туган җирдән читтә ташлап йөргән
Якташларым, сезгә эндәшәм:
Азан әйтеп каршы алыр сезне
Изге йортыбыз гүзәл Теләче.
Туган ягым, газиз җирем,
Моң бишеге Теләче.
Сине ташлап беркая да
Китмәм, алла теләсә.
Туфрагыңа аяк басу белән,
Сәлам бирә инеш-ярларың.
Газиз шул син миңа әнкәм кебек,
Шуңа җырларымда яңардың.
Туган ягым, газиз җирем,
Моң бишеге Теләче.
Сине ташлап беркая да
Китмәм, алла теләсә.