Кызыкай

Категория: көе һәм сүзләре

Саумы кызыкай, ни хәлләрең бар,
Кем инде хәзер була синең пар?
Сөйгән егетнең килми башлады,
Әллә бүтәнне егет сайлады?

Беләм кызыкай кайгырасыңдыр,
Син егетеңне сагынасыңдыр.
Сер итеп кенә, мин әйтәм бүген,
Син башкалардан һич тә ким түгел.

Кара кызыкай борчылма алай,
Сине яратыр башка бер малай.
Бар яраларны вакыт давалар,
Килер сиңа да якты вакытлар.

Ышан кызыкай, күргән төшеңә,
Бүтәннәр белән һич тә яшәмә.
Ишетәсеңме кемдер сызгыра,
Бер уңган малай сине чакыра.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »