Дуслык жыры

Категория: көе сүзләре

Жыр белән тусыннар хезмәтнең таңнары
Шатлыкта үтсеннәр бар көннәр
Елмаеп туганын илдәге таңнарның
Теләми бу җирдә соң кемнәр.

Яшик, без бизәп җир шарын,
Зурлыйк, дусларым, ил данын.
Күсеннәр, белсеннәр доньяда
Бердәмлек дигән зур көч барын.

Иректә яшәргә без килгән дөньяга
Булмасын тик җирдә сугышлар
Үлгәннәр өчен дә, үзебез өчен дә
Яшик без бүген тормышта.

Яшик, без бизәп җир шарын,
Зурлыйк, дусларым, ил данын.
Күсеннәр, белсеннәр доньяда
Бердәмлек дигән зур көч барын.

Хезмәттә бәхеттән елмаер йөзләргә
Сагышлар шәүләсе кунмасын.
Ирләре, уллары төзегән юлларга
Аналар күз яше таммасын.

Яшик, без бизәп җир шарын,
Зурлыйк, дусларым, ил данын.
Күсеннәр, белсеннәр доньяда
Бердәмлек дигән зур көч барын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.9 (10 голосов)
« »