Ырымбур-кала

Категория:

Аһ, Ырымбур-кала, сәхрә дала,
Күккә тиеп тора манара.
Сау булыгыз дуслар, без китәбез,
Бәлки күрешә алмабыз, тиз ара.

Аһ, Ырымбур-кала, сәхрә дала,
Күккә тиеп тора ара тау.
Сау булыгыз дуслар, без китәбез,
Бәлки күрешә алмабыз, исәнсау.

Аһ, Ырымбур-кала, сәхрә дала,
Елкылары чыккан бәйгегә.
Сау булыгыз дуслар, без китәбез,
Бәлки күрешә алмабыз, мәңгегә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (16 голосов)
« »