Йөгереп кенә мендем, ай тауларга

Йөгереп кенә мендем, ай тауларга, ай тауларга,
Җилфер-җилфер торган ай хат өчен, ай хат өчен

Җырламас та идем бу җырымны, бу җырымны
Җырлыйм сез балалар ай хакы өчен

Җилфер генә иде җилфер йөрмәс идем, йөрмәс идем
Җил тавышкайларын ай сизмәсә, ай сизмәсә

Җырламас та идем бу җырымны
Сез балаларымны ай сөймәсә, ай сөймәсә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »