Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар туктамый.
Гомер үтә, йөрәк көтә,
Кавышырга җай чыкмый,
Агыгыз сулар кирегә —
Яшьлеккә табан.
Анда мине сөйгән ярым
Көтәдер һаман.
Яшел үләнле аланда
Уеннар матур иде.
Безнең яшьли сөйгән ярлар
Башкалар яры инде.
Агыгыз сулар кирегә —
Яшьлеккә табан.
Анда мине сөйгән ярым
Көтәдер һаман.
Бәхетең үзең кулыңда,
Сайланып күп йөремә.
Яшьли сөйгән үз ярыңны
Берүк ятларга бирмә.
Агыгыз сулар кирегә —
Яшьлеккә табан.
Анда мине сөйгән ярым
Көтәдер һаман.
Бу җыр Ратмир Вәлиев, Роза Аккучукова, Фәдис Ганиев, Фәридә Тимербаева, Хәния Фәрхи репертуарында бар
«
»