«Элек кызлар сайлый идек» —
дип мактана агайлар.
Хәзер авылларда яши
әбиләр вә бабайлар.
Буйдаклар йөри картаеп,
өйләнергә кеше юк…
Гармуннарда уйнаучының
Авызын ачса — теше юк.
Печән чабып, сыер савып,
йөри Кәбир дә, Минһаҗ…
Үскән бере китеп бара-
авыл кызларга мохтаҗ.
Шәһәр, киресенчә, гөҗли —
кызлар егетләр эзли.
Интернетка игълан бирә,
көтә, өметен өзми.
Юкса бар бер гади әдрис:
Казанда — тулай торак.
Авыл кызы шунда ята,
Егет көтеп аптырап.
Буйдаклар йөри картаеп —
өйләнергә кеше юк…
Кыз шәһәрдән кияү эзли —
авылларда эше юк.
Бу җыр Зөфәр Хәйретдинов репертуарында бар
Добавлено Дамир Гыйсметдин в ПТ, 20/07/2012 - 18:21
«
»