Без үзебез Актауныкы,
Йөремибез мактанып.
Без урамнан үткән чакта
Кызлар кала сокланып.
Ай илләре, илләре.
Илләрендә — күлләре.
Шул илләрдә җырлый кызлар
Сандугачтай телләре.
Урам аша чыккан чакта
Әллә абындыгызмы.
Сарыларга салышкансыз,
Әллә сагындыгызмы.
Ай илләре, илләре.
Илләрендә — күлләре.
Шул илләрдә җырлый кызлар
Сандугачтай телләре.
Бу җыр Сәгыйдулла Байегет репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 07/11/2012 - 23:12
«
»