Яндырдым, җыеп яндырдым
Синең тәүге хатларыңны, —
Яшен гомередәй кыска,
Якты, бөек чакларымны.
Аяусыз булып яндырдым
Сөюләрне, хисне, дәртне.
Берәм-берәм хәтирәләр
Дөрләп янды таңга хәтле.
Әй, мәхәббәтем, назлы мәхәббәтем,
Сине гомергә онытмам.
Ничә тапкыр узды җилләр давылланып,
Ярсу йөрәгемдә әрни ачы яра, —
Тик син торасың күңелемдә
Шәм сыман янып.
Яндырдым, утларга салып,
Кочак-кочак сагышларны…
Телеп алды утлы яшен
Авыр кара болытларны.
Шулчак якты офыклардан
Учагыма нурлар тамды.
…Кайнар көлнең уртасында
Ап-ак сының басып калды.
Әй, мәхәббәтем, назлы мәхәббәтем,
Сине гомергә онытмам.
Ничә тапкыр узды җилләр давылланып,
Ярсу йөрәгемдә әрни ачы яра, —
Тик син торасың күңелемдә
Шәм сыман янып.