Кариделдә кара урман,
Җыйдым кара карлыган,
Һич онытмам бу якларда
Җан сөйгәнем барлыгын.
Кариделдә сал күп икән,
Сал янына кил иртән.
Сөеклеңне таң каршында
Бер суырып үп икән.
Кариделдә йөрим, җаным,
Тыңлап кәккүк моңнарын.
Синең белән генә бергә
Килсә иде таңнарым.
Кариделләрдә карлыгач,
Күңелледер пар булгач.
Мин үзем дә — бер сандугач,
Янда сөйгән яр булгач.