Добавлено kamilbakir в СБ, 11/05/2013 - 11:01
Күзләреңә карап туялмадым,
Әйтә алмадым әйтер сүземне.
Минутларым еллар кебек озын,
Ярый әле йөрәк түземле.
Икенче куплет сүзсез — вокализ «а»га җырлана.
Нурлы гөлләр, чәчәк атыр өчен,
Җылы язны өзелеп сагына.
Гөлләр булсаң, җылы язлар булып,
Мин кайтырмын синең яныңа.