Кашыңның каралары

Кашыңның каралары ла,
Карлыган каралары.
Без үзебез аерылмадык,
Без үзебез аерылмадык —
Табигать аралады.

Күзләреңне, күзләреңне,
Күзләреңне күзләдем.
Күзләреңнән серең алдым,
Күзләреңнән серең алдым —
Син бит шуны сизмәдең?!

Утырып пар атларга ла,
Киттең кай тарафларга?
Сагышларымнан нишләрмен,
Сагышларымнан нишләрмен —
Килми сәлам хатлар да.

Башымны салдым салларга,
Чайкалдым елгаларга.
Аерылгач җиңел түгел,
Аерылгач җиңел түгел
Яшәргә дөньяларда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.6 (9 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »