Иркәм, синең назлы карашыңны
Көндә төштә күреп уянам.
Йомшак, алсу татлы иренеңне
Күпме үпсәм, үбеп туя алмам, туя алмам.
Иңнәреңә куеп башларыңны
Йоклап китсәм, җаным — уятма.
Күңел белән мин гел синең яныңда
Хәбәр бирми торсам — югалтма.
Синнән бит еракта булсамда мин,
Тоям синең җылы карашын.
Җилгә ияр бу җәйге яңгыр булып
Килә яннарыма барасым, барасым.
Иңнәреңә куеп башларыңны
Йоклап китсәм, җаным — уятма.
Күңел белән мин гел синең яныңда
Хәбәр бирми торсам — югалтма.
Җылы, җәйге ләйсән яңгыр булып
Битләремә килә явасым.
Кабат бер дә аермаслык итеп
Яннарыңда килә каласым, каласым.
Иңнәреңә куеп башларыңны
Йоклап китсәм, җаным — уятма.
Күңел белән мин гел синең яныңда
Хәбәр бирми торсам — югалтма.