Рәхмәт сезгә, әткәй-әнкәй,
Гөл бакча бит күңелегез.
Теләкләрнең изгеләрен
Җырым сезгә җиткерсен.
Саумы, саумы, әттә!
Хәлең ничек әннә?
Балачак иленә кайтабыз.
Үсеп буй җитсәктә һаман сезгә бала,
Һаман сабый булып калабыз.
Икеү бергә күтәрдегез
Тормошның авыр йөген.
Сабыр төбе — сары-алтын —
Үрнәк безгә сез бүген.
Саумы, саумы, әттә!
Хәлең ничек әннә?
Балачак иленә кайтабыз.
Үсеп буй җитсәктә һаман сезгә бала,
Һаман кечкәй булып калабыз.
"Үзебез инде — әннәләр, күптән булдык — әттәләр,
Ә, шулай да сезнең өчен һаман шул-үк нәниләр."
Бәхетле булсын әнкәйләр,
Йөгереп торсын әткәйләр.
Кайтып торсын улан-кызлар,
Имин бусын дөнъялар.
Саумы, саумы, әттә!
Хәлең ничек әннә?
Балачак иленә кайтабыз.
Үсеп буй җитсәктә һаман сезгә бала,
Һаман кечкәй булып калабыз.