Киң Уралым

Туган җирем — киң Уралым, Уралым,
Үсеп буй җиткән җирем, һай, җирем!
Табигатең — сокландыргыч, Башкортостаным минем,
Табигатең — сокландыргыч, Башкортостаным минем.

Урманнары — матур, һай, зур, һай, матур,
Елгалары — тирән һәм киң, һай, бик киң!
Болыннары — оҗмахтагы чәчәк бакчасына тиң,
Болыннары — оҗмахтагы чәчәк бакчасына тиң.

Чишмәсе — зәм-зәм суы, зәм-зәм суы,
Таза, салкын, бик тәмле, һай, бик тәмле.
Җырчы — кошлар моңнар сузып
Каршылый һәр иртәдән.

Җәнлекләре — урман, кырда, һай, кырда,
Өер булып йөриләр, йөриләр.
Халкым исә — киң күңелле,
Саф күңелле, эш сөяр.

Урал тауларына мендем, һай, мендем,
Алдым мин курай сайлап, курай сайлап.
Таган-ташыма утырып җибәрдем аны уйнап,
Таган-ташыма утырып җибәрдем аны уйнап.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »