Күрешүләр көтәм

Таңда бүлештем мин
Сөю серләремне.
Талгын гына искән җил белән.
Җилләр сиңа, ахры,
Җиткергәндер, ахры
Сагышларым кайтты җыр белән.

Сискән, ахры, җилләр
Минем серләремне,
Сукмакларда — сары яфрак.
Хыялымда һаман
Күрешүләр көтәм,
Сагышлар таралсын тизерәк.

Онтылып тыңлыймын
Һәр чак кошлар җырын,
Хәйран калып алар тавшына.
Кушылгандыр, ахры,
Сиңа әйтер сүзләр,
Назлар булып кошлар тавышына.

Сискән, ахры, җилләр
Минем серләремне,
Сукмакларда — сары яфрак.
Хыялымда һаман
Күрешүләр көтәм,
Сагышлар таралсын тизерәк.

Салмак кына атлап,
Көзләремә керәм,
Тирә-якта — сары яфрак.
Сабыр гына көтәм,
Сагышка уралып,
Килүеңне синең мин, иркәм.

Сискән, ахры, җилләр
Минем серләремне,
Сукмакларда — сары яфрак.
Хыялымда һаман
Күрешүләр көтәм,
Сагышлар таралсын тизерәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »