Әлдермешкә кайтам әле

Категория: көе сүзләре

Сая елгалары ага,
Текә ярларга тулып.
Агар идем шул якларга,
Чишмә моңнары булып.

Кайтам әле Әлдермешкә,
Чишмәгә төшәм әле.
"Һаман сине сөям", — диеп,
Серемне чишәм әле.

Су чәчрәтеп уйнап үстек
Сөйдеркә буйларында.
Тере су тамчыларыдай
Калдың син уйларымда.

Эчсәң Сөйдеркә суларын,
Сизмәссең дә салкынын.
Яшәү көчең, дәртең артыр,
Дөрләр йөрәк ялкының.

Әлдермеш якларын бизи
Мәхәббәт үзәннәре,
Ут йөрәкле егетәре,
Тиңдәшсез гүзелләре.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (7 голосов)
« »