Добавлено Almaz в ЧТ, 30/04/2015 - 10:37
Янбызда дуслар барда
Калмабыз ярык ярда.
Сагындыра туганнарым,
Кайчан кыскара ара?
Дустың булу — олы шатлык,
Туганың булу — байлык.
Дусларга, туганнарга да
Тәлик без һәр чак саулык.
Сезне, дуслар, онытмамын,
Сагышларга салмамын.
Туганнарым, сездән ерак,
Аерылып калмамын.
Дустың булу — олы шатлык,
Туганың булу — байлык.
Дусларга, туганнарга да
Тәлик без һәр чак саулык.
Күрешербез әле тагын,
Аллам ярдәме көчле.
Дуслар булса якынырак,
Күңелдә гел җәй төсле.
Дустың булу — олы шатлык,
Туганың булу — байлык.
Дусларга, туганнарга да
Тәлик без һәр чак саулык.