Добавлено Almaz в ВС, 19/03/2017 - 15:19
Сары бөдрә чәчләремне,
Буятам караларга.
Сөю утларында янам,
Килегез араларга.
Ләкин берүк сез тотынмагыз
Иң соңгы чараларга:
Уттан аралаган булып,
Димәгез яраларга.
Бөдрә — бөдрә чәчләремне
Ә ниңә караларга?
Өзлеп — өзлеп гашыйк булдым,
Кермәгез араларга!
Ләкин берүк сез тотынмагыз
Иң соңгы чараларга:
Уттан аралаган булып,
Димәгез яраларга.