Эрбет

Эрбет юлларын мактыйлар,
Ак юллар тыпараек.
Эрбет юлларын мактыйлар,
Ак юллар тыпараек.
Эрбет кызларын мактыйлар,
Бер сөйләшеп караек.
Эрбет кызларын мактыйлар,
Бер сөйләшеп караек.

Самавыр куйдым кайнарга
Эрбетнеке байларга.
Самавыр куйдым кайнарга
Эрбетнеке байларга.
Карама, кызлар, байларга,
Кара зифа буйларга.
Карама, кызлар, байларга,
Кара зифа буйларга.

Иртән торып тышка чыксам —
Кар яуган көрәгемә.
Иртән торып тышка чыксам —
Кар яуган көрәгемә.
Кар яумаган көрәгемә,
Кан салган йөрәгемә.
Кар яумаган көрәгемә,
Кан салган йөрәгемә.

Су буйлары, су буйлары,
Су буйларында нарат.
Су буйлары, су буйлары,
Су буйларында нарат.
Суга барсам — елап кайтам,
Аккан суларга карап.
Суга барсам — елап кайтам,
Аккан суларга карап.

Эрбет юлларын мактыйлар,
Вак юллар тыпараек.
Эрбет юлларын мактыйлар,
Вак юллар тыпараек.
Эрбет кызларын мактыйлар,
Бер сөйләшеп караек.
Эрбет кызларын мактыйлар,
Бер сөйләшеп караек.
Эрбет кызларын мактыйлар,
Бер сөйләшеп караек…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
« »