Аккош була (йөзә) күлләрдә,
Былбыл була (куна) гөлләрдә.
Былбыл сөйли серен гөлгә,
Мин сөйләрмен кемнәргә?
Ике каен тиң генә,
Яфраклары киң генә.
Инде, дуслар, аерылабыз,
Күрешә алмабыз тиз генә.
Ак алъяпкыч билләрдә,
Җилфердәми җилләрдә.
Сандугачлар да сайрамый
Сез булмаган җирләрдә.
Сандугачлар җитендә,
Җитеннәр су читендә.
Кызарып — кояш чыкканда
Бик ямансу чит илдә.
Бу җыр Айдар Фәйзрахманов репертуарында бар
«
»