Яшиселәр бар әле (беренче вариант)

Казансуда казлар йөзә,
Тезелгән бәбкәләре.
Миңа чыгарган җырыңны
Күңелдә йөртәм әле.

Габделбарый, кара әле —
Яшиселәр бар әле,
Йөрәгемне әсир итеп
Бер елмаеп ал әле.

Казансуның өсләренә
Карыйм да уйга калам.
Чын йөрәктән гашыйк булсаң,
Танырмын әллә каян.

Габделбарый, кара әле —
Яшиселәр бар әле,
Йөрәгемне әсир итеп
Бер елмаеп ал әле.

Казансуның дулкыннары
Бер уйный да, бер тына.
Бу дөньяда кем кермәгән
Мәхәббәтнең утына?

Габделбарый, кара әле —
Яшиселәр бар әле,
Йөрәгемне әсир итеп
Бер елмаеп ал әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (4 голоса)
« »