Әй, дәръя, дәръя

Дәръяларда ай-кояш бар, ай-кояш,
Дөньяларда ниләр бар, дип, кил сораш,
Дәръяларда (дөньяларда) таптым сагыш, таптым моң,
Җанкай-җаным, киңәшергә инде соң.

Минем яныу-көюләрне ни басыр,
Безнең алда күрешүләр ни гасыр,
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң,
Җанкай-җаным, киңәшергә инде соң.

Дәръя чиге коеп куйган коядыр,
Нечкә күңел җан-рухларны тоядыр,
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң,
Җанкай-җаным, киңәшергә инде соң.

Юк асты да, юк өсте — тирән икән,
Бер керәм дә, чыгамын димә икән,
Сыкрансам да кайчан, әй, дәръя диеп,
Язмыш дәшә: бу үзең, дөньяң диеп.
Дөнъяларда таптым сагыш, таптым моң,
Җанкай-җаным, киңәшергә инде соң.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »