Ага сулар, исә җилләр,
Үтә көннәр тезелеп.
Сезнең белән очрашуны
Көтеп алдым өзелеп.
Яңа (матур) җырлар тыңлый-тыңлый
Матур үтсен кичегез.
Яныгыз да булсын һәр чак
Иң кадерле кешегез.
Без җырлаган җырлар сезнең
Күңелләргә хуш килсен.
Алда бәхет бар әле дип
Юраганнар юш килсен.
Яңа җырлар тыңлый-тыңлый
Матур үтсен кичегез.
Яныгыз да булсын һәр чак
Иң кадерле кешегез.
Дулкын-дулкын агыламын
Чиртә күңел кылларны.
Җырлый-җырлый үтсәк иде (үтик)
Гомернең ак юлларын.
Яңа җырлар тыңлый-тыңлый
Матур үтсен кичегез.
Яныгыз да булсын һәр чак
Иң кадерле кешегез.
Добавлено Almaz в СР, 09/05/2018 - 12:31
«
»