Добавлено Almaz в ВС, 24/06/2018 - 15:31
Кашың кара, кашың кара,
Кашыңа күз тимәсен;
Кашың кара, буең зифа,
Сине кемнең сөймәсен!
Әлләрилә Зәлилә,
Гөлләрилә Зәлилә;
Зәңгәр чиләкләрен алып
Суга бара Җәмилә.
Аклы ситса күлмәгемнең
Итәге оясы бар.
Битләрең дә кояш уйный
Ай гына коясы бар.
Әлләрилә Зәлилә,
Гөлләрилә Зәлилә;
Зәңгәр чиләкләрен алып
Суга бара Җәмилә.
Тәрәз төбем гөл генә
Чәчәкләре бер генә.
Булса булыр синең кебек
Җир йөзелндә бер генә.
Әлләрилә Зәлилә,
Гөлләрилә Зәлилә;
Зәңгәр чиләкләрен алып
Суга бара Җәмилә.