Гайбәтләр

Категория: көе сүзләре

Дәшми калу алтын, диләр,
Безнең халык алтын сөйми.
Тиенен дә калдырмыйча,
Көйли-көйли гайбәт сөйли.

Имеш-мимеш, фәлән-төгән —
Туктамаслар һич сөйләүдән.
Кем аерып утырган соң
Чын сүзләрне гайбәтләрдән.

Сөйләсәң дә кирәк бит ул,
Кызык итеп сөйләп бирү.
Очып барган чебенне дә
"Валлаһи, фил очты", дию.

Имеш-мимеш, фәлән-төгән —
Туктамаслар һич сөйләүдән.
Кем аерып утырган соң
Чын сүзләрне гайбәтләрдән.

Кем аерылган? Кем кавышкан?
Кем нәрсә һәм каян алган?
Зыян түгел ач та калсаң,
Ач калмыйк тик яңалыктан.

Имеш-мимеш, фәлән-төгән —
Туктамаслар һич сөйләүдән.
Кем аерып утырган соң
Чын сүзләрне гайбәтләрдән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »