Добавлено Ризида Мухаметзянова в СР, 19/12/2018 - 22:46
Кайттым әле авылыма,
Мин — авыл баласы да.
Яшьли чыгып киткән идем
Шау-шулы каласына.
Кушымта:
Бакча арты — каенлыклар,
Яшьлегем анда үткән.
Яфраклары, шыбырдашып,
Көтәдер мине күптән.
Кайтсам да ул авылыма,
Өйрәндем каласына.
Бер тын һава сулау җитә
Каеннар арасында.
Кушымта:
Каеннарым шаулашалар,
Күңелгә шомнар салып.
Сирәгәйде юлларым дип,
Моңланам, уйга калып.
Кайтмый булмый авылыма,
Күңелем тарта анда.
Каен, таулар җитми миңа,
Үстек бит бергә шунда.
Кушымта:
Авылкаем, каеннарым,
Йөрәгем сезнең белән.
Өзгәләнә бәгырь кылым,
Булмагач гел дә бергә.