Изге көзге

Урап туган йортка кайттым,
Иске көзгегә мин бактым:
"Таныйсыңмы, көзге, син мине?"
Көзге миңа җавап бирми,
"Саумы, саумы, улым”, — дими,
Еллар аямаган бит сине.

Иске көзге, иске көзге,
Синдә яши еллар сере.
Узган гомернең шаһите
Дәшми, түзә иске көзге.

Балачакта кызыксынып,
Көзге алдында очынып,
Таныштык без үзебез белән.
Шул ук көзге, буй җиткергәч,
Куңелләргә хисләр тулгач,
Аерылмас дус булды гелән.

Иске көзге, иске көзге,
Синдә яши еллар сере.
Узган гомернең шаһите
Дәшми, түзә иске көзге.

Инде гомер узып бара,
Иске көзге һаман тора,
Яши анда безнен үткән еллар.
Безнең балачакны күргән,
Яшьлегебез серен белгән,
Шул көзгегә карый безнең уллар.

Иске көзге, иске көзге,
Синдә яши еллар сере.
Узган гомернең шаһите
Дәшми, түзә иске көзге.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »