Күзләреңнең карасы

Категория: көе һәм сүзләре

Синең кара күзләрең,
Балдай татлы сүзләрең —
Күңелемне арбады,
Йөрәгемне яулады.

Күзләреңнең карасы,
Йөрәгемдең ярасы.
Сүзләремнең татлысы,
Күңелемнең шатлыгы.

Карадың син күземә,
Гашыйк булдым үзеңә.
Ышандым шул сүзеңә —
«Яратам!” диюеңә.

Күзләреңнең карасы,
Йөрәгемдең ярасы.
Сүзләремнең татлысы,
Күңелемнең шатлыгы.

Карлыганнай күзеңне,
Балдай татлы сүзеңне —
Олы бәхет түгелме,
Яратуы үзеңне?

Күзләреңнең карасы,
Йөрәгемдең ярасы.
Сүзләремнең татлысы,
Күңелемнең шатлыгы.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »