Яшьлегем таңында
Балкыган кояшым,
Баеган күңелгә
Һаман нур коясың.
Яшьлегем кояшы,
Күңелдә нигә син?
«Онытма мине!» — дип,
Елмаеп киләсең.
Ягымлы, сагышлы,
Саф, иркә нурларың
Һаман да яктырта
Күңелем урманын.
Яшьлегем кояшы,
Күңелдә нигә син?
«Онытма мине!» — дип,
Елмаеп киләсең.
Кайларда син хәзер? —
Иштелми тавышың.
Мәңгелек шатлыгым,
Мәңгелек сагышым…
Яшьлегем кояшы,
Күңелдә нигә син?
«Онытма мине!» — дип,
Елмаеп киләсең.