Кайтыйкче әнкәй янына

Туып үскән оя сагындыра,
Сагындыра аның җылысы.
Ана өчен һәрчак бала булып
Кала аның кече, олысы.

Ерак араларны якынайтып
Кайтыйк әле әнкәй янына.
Чәчебезгә инде чал керсә дә
Сыеныйкче әнкәй назына.

Йөгереп кенә өйгә кайтыр идем,
Чакырымнар безне аралый.
Очкан балаларын ерак тою
Ана күңелен бит яралый.

Ерак араларны якынайтып
Кайтыйк әле әнкәй янына.
Чәчебезгә инде чал керсә дә
Сыеныйкче әнкәй назына.

Олы юлны әнкәй күзлисеңдер
Кайтмыймы дип газиз балалар.
Күңелеңдә, безнең яндадыр син,
Ерак булса да безнең аралар.

Ерак араларны якынайтып
Кайтыйк әле әнкәй янына.
Чәчебезгә инде чал керсә дә
Сыеныйкче әнкәй назына.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »