Түзә йөрәк сагышка

Категория: көе һәм сүзләре

Без тормышны сынамыйбыз,
Тормыш безне гел сыный.
Кайгыларны гел саныйбыз,
Шатлыкларны санамыйк.
Кайгылар да, борчулар да,
Шатлыклар да бер тормыш.
Юкка борчылып тормышны
Күрми калмагыз ялгыш.

"Уф, Алла" дигән тавышка
Кошлар кача камышка.
Түзсә йөрәк, түзә икән
Эче тулы сагышка.

Корылган шулай бу дөнья,
Таң ата да кич була.
Бүген кайгыга чумасың,
Иртәгә шатлык тула.
Сукмак аша кичкәндә дә,
Уңга да сулга карыйм.
Төштә әллә ни күрсәм дә,
Ак бәхетләргә юрыйм.

"Уф, Алла" дигән тавышка
Кошлар кача камышка.
Түзсә йөрәк, түзә икән
Эче тулы сагышка.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »