Яннарымда кал әле

Сөюемнең кайнарлыгын
Үзеңә дә ал әле.
Бәхет тамчылары булып
Йөрәгемә там әле.

Башкаларга күз салмамын,
Өметеңне аклармын.
Җил-яңгыр да тидермичә
Мәхаббәтне саклармын.

Сиңа гына елмаючы
Күзләремә бак әле.
Миңа гына әйтер өчен
Назлы сүзләр тап әле.

Башкаларга күз салмамын,
Өметеңне аклармын.
Җил-яңгыр да тидермичә
Мәхаббәтне саклармын.

Яратам дип әйтүләрең
Йөрәгемә май әле.
Беркая да китмә бүтән,
Яннарымда кал әле.

Башкаларга күз салмамын,
Өметеңне аклармын.
Җил-яңгыр да тидермичә
Мәхаббәтне саклармын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар « »