Казан кызы

Казан кызы, сылуым, иркәм,
Иделдәге акчарлак.
Уйнап очкан акчарлактай
Син барасың уйнаклап ла,
Җилфердәп, вак-вак атлап.

Атлыйсың тиз-тиз генә,
Аякларың төз генә,
Үкчәләрең без генә.
Тимәс микән күз генә.
Үзәкләрем өзелә лә,
Әйтсәнә бер сүз генә.

Үзе чая, үзе тыйнак —
Бер сүз әйтсәң кызара…
Кемнәр генә гашыйк түгел
Безнең матур кызларга ла,
Синең кебек кызларга!

Атлыйсың тиз-тиз генә,
Аякларың төз генә,
Үкчәләрең без генә.
Тимәс микән күз генә.
Үзәкләрем өзелә лә,
Әйтсәнә бер сүз генә.

Чибәрләр күп безнең илдә,
Әгәр сынап карасаң…
Мин шулай да татар кызын —
Казан кызын яратам ла,
Иркәм, сине яратам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »