Өзгәләнмә җаным!

Өзгәләнмә җаным өзгәләнмә
Көзләрдә бит елның мизгеле
Җәйләрем дә үткән гөлләрдә бит
Мәңгелеккә түгел билгеле.

Сагынырсың әле саргаеплар
Сагышланып килгән көзләрне
Усал җилләр җаннарыңа тиеп
сары яфракларны өзгәнне.

Әйдә әле алып барыйм сине
Байлыгыннан сыйлы көзләргә.
Ширбәтеннән телләреңне йотып
Алмаларын алып өзәргә.

Сагынырсың әле саргаеплар
Сагышланып килгән көзләрне
Усал җилләр җаннарыңа тиеп
сары яфракларны өзгәнне.

Я булмаса елның уйларында
Ак томанлы салкын таңына
Үткәннәрнең хатирәсен иснәп
хыялыңда гына калырга.

Сагынырсың әле саргаеплар
Сагышланып килгән көзләрне
Усал җилләр җаннарыңа тиеп
сары яфракларны өзгәнне.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »