Мин сине озак эзләдем

Категория: көе һәм сүзләре

Мин сине озак эзләдем,
Хуш, дигәндә өметем,
Кинәт сине таптым.
Күңелем чәчкә атты.
Хәзер һичкемгә дә бирмәм мин сине.

Көзге ачы җилләрдә,
Җаным, өшетмәмен сине һич бер дә.
Ай-болытлы төннәрдә
Ялгыз калдырмамын, иркәм, бер төн дә.

Мин сине озак эзләдем,
Эзләп талды күзләрем.
Талса да күзләрем,
Талмады йөрәгем.
Шашып яратканга сине, сөйгәнем.

Көзге ачы җилләрдә,
Җаным, өшетмәмен сине һич бер дә.
Ай-болытлы төннәрдә
Ялгыз калдырмамын, иркәм, бер төн дә.

Мин сине озак эзләдем,
Ерак калды эзләрең.
Һәрбер назлы сүзең
Бер ишетү өчен,
Җаным бирергә дә сиңа мин әзер.

Көзге ачы җилләрдә,
Җаным, өшетмәмен сине һич бер дә.
Ай-болытлы төннәрдә
Ялгыз калдырмамын, иркәм, бер төн дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »