/«Соңгы төн» трагедиясеннән/
Чәчләремне шаян җилләр
Уйнап сүтәләр;
Тын дулкыннар йөрәгемне
Назлап үтәләр.
Серле көчләр җилкәнемне
Сиңа илтәләр;
Төнбоеклар сөенечле
Хәбәр көтәләр.
Таң җилләре килүемне
Хәбәр итәрләр;
Алар, миннән алдан барып,
Җаның иркәләр.
Җылы нурлар төнбоекның
Яшен сөртәләр…
Сөю бәхетенә тусын
Таңнар, иртәләр.
Бу җыр Вафирә Гыйззәтуллина репертуарында бар
«
»