Айның нуры

Категория: көе сүзләре

Айның әллә миңа
Әйтер сүзе бармы?
Якты нуры аша уятты.
Хәбәр бирер сиңа,
Бәлки айның нуры;
Уятты да, сине уйлатты.

Якты нурлар аша
Тоташамы икән
Айлы төндә безнең йөрәкләр?
Якты нурлар аша
Аралаша микән
Бер-берсенә гашыйк йөрәкләр?

Ничә айлар буе
Минем йөрәк янды.
Яна-яна сине сагынды.
Төрле чагы булды;
Айга карап янды,
Сине очратуга ышанды.

Якты нурлар аша
Тоташамы икән
Айлы төндә безнең йөрәкләр?
Якты нурлар аша
Аралаша микән
Бер-берсенә гашыйк йөрәкләр?

Айның һәрбер нуры
Гел гашыйклар яклы;
Гашыйкларның серле юлымы?
Айның һәрбер нуры
Әллә җирдә янган
Гашыйк йөрәкләрнең нурымы?

Якты нурлар аша
Тоташамы икән
Айлы төндә безнең йөрәкләр?
Якты нурлар аша
Аралаша микән
Бер-берсенә гашыйк йөрәкләр?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »