Добавлено rusyazykly в СР, 31/05/2023 - 16:57
Ачык йөзле, киң күнелле
Безнең туган-тумача.
Йортларына барып керсәң,
Күрерсең бер тамаша.
Җырлап сыйлар кунакларны
Хуҗалар аяк өсте.
Безнең туган-тумачалар
Татулык белән көчле.
Без килүгә туганнарым
Кырык эшлэрен ташлар.
Табын түренә куелыр
Тәмледән-тәмле ашлар.
Җырлап сыйлар кунакларны
Хуҗалар аяк өсте.
Безнең туган-тумачалар
Татулык белән көчле.
Бирсен Ходай бәрәкәтен,
Йортына бәхет инсен.
Яхшы күнеллеләр генә
Ишекләреннән керсен!
Җырлап сыйлар кунакларны
Хуҗалар аяк өсте.
Безнең туган-тумачалар
Татулык белән көчле.