Кадерлем, бәгърем

Яңа көннәр туа сөенеп,
Шатлыкларга гына төренеп.
Син булганга тормыш күгемдә
Бәхет балкый минем йөземдә.

Кадерлем, бәгырем,
Язмышымның түрендә
Якты йолдызым син гомергә.
Кадерлем, бәгырем,
Яшик әле гел бергә
Бәхет-шатлыкка төренеп,
Сөеп һәм сөелеп бу җирдә.

Балаларым өчен зур рәхмәт,
Пар канатлы булу и, рәхет.
Бергә үтик тормыш юлларын,
Озын гомер бирсен Ходаем.

Кадерлем, бәгырем,
Язмышымның түрендә
Якты йолдызым син гомергә.
Кадерлем, бәгырем,
Яшик әле гел бергә
Бәхет-шатлыкка төренеп,
Сөеп һәм сөелеп бу җирдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »