Хатын-кыз бәхете (икенче вариант)

Күңелемә бәхет-шатлык тула,
Сине кулларыма алганда.
Елмаюың миңа көч, дәрт бирә
Яшәргә бу матур дөньяда.

Балам мине өйдә көтә диеп,
Уйлыйм һәрчак эштән кайтканда.
Барлык авыр чаклар онытыла,
Сине кочагыма алганда.

Олы бәхет, шатлык, куаныч та,
Исән-саулык телим мин сиңа.
Шундый бүләк, шундый бүләк өчен
Рәхмәтлемен бик тә Ходайга.

Балам мине өйдә көтә диеп,
Уйлыйм һәрчак эштән кайтканда.
Барлык авыр чаклар онытыла,
Сине кочагыма алганда.

Нинди генә юлны сайласаң да,
Иң мөһиме, кеше булып кал.
Җырымдагы алтын теләкләрне
Җаның белән кабул итеп ал.

Балам мине өйдә көтә диеп,
Уйлыйм һәрчак эштән кайтканда.
Барлык авыр чаклар онытыла,
Сине кочагыма алганда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »