Ничә ел буе инде мин моңлы,
Бер җыр йөретәм йөрәк түрендә.
Ялкын учагы күкрәккәемдә,
Ул инде хәзер җыр булып тулды.
Әйтергә микән, әйтмәскә микән,
Сине яратам, сине яратам!
Әйтергә микән, әйтмәскә микән,
Сине яратам, сине яратам!
Моңланып үтәм син йөргән юлдан,
Кабатлый йөрәк — кирәкми бүтән.
Ничә мәртәбә каршыма килдең,
Мин каушап калдым дулкынланудан.
Әйтергә микән, әйтмәскә микән,
Сине яратам, сине яратам!
Әйтергә микән, әйтмәскә микән,
Сине яратам, сине яратам!
Алсу яшьлекнең, гүзәл яшьлекнең
Азагы булсын бары кавышу.
Бәхетле тормыш гел әйдәп торсын,
Җырлары калсын, моңнары калсын.
Әйтергә микән, әйтмәскә микән,
Сине яратам, сине яратам!
Әйтергә микән, әйтмәскә микән,
Сине яратам, сине яратам!