Мамык шляпам җилгә очырдым,
Ике баламны каргап очырдым.
Алты яшьләрдә уйнап йөрдек без,
Җиде яшьләрдә сак-сок булдык без.
Самовар куйды, чәйләр эчерде,
Эчеп бетергәч каргап очырды.
Каргады безне газиз әнкәбез,
Якты дөньяны күрми китәбез.
Әнкәй каргады, әткәй белдеңме?
Турыңнан уздык, әткәй күрдеңме?
Безне сорагач, әнкәй каушады,
Каргандым дигәч, әткәй елады.
Елама, әнкәй, нигә елыйсың?
Үзең каргандың, үзең чыдыйсың.
Балам, балам, дип әткәй елыйдыр,
Ник каргандың, дип әткәй тиргидер.
Өйгән кибәнне җилләр тарата.
Каушабыз дигәч, хәзер таң ата.
Урман эчендә кошлар сайрыйдыр,
Кошлар эчендә сак-сок елыйдыр.