Исеңдәме, ямьле язда
Сокланыштык йолдызларга.
Тиңдәшләр идек пар былбылларга,
Гашыйклар идек дөньяга.
Күктә киек казлар җыры,
Күзләреңдә юллар моңы.
Янар йөрәктә дөрләп кабынды
Югалтуның авыр моңы.
Җан газизем, син моңайма,
Җиңел түгел бит болай да.
Өмет нуры яксын сагынуларга
Чаралар юк язмышларга.
Бу җыр Гөлдания Хәйруллина репертуарында бар
«
»