Курай (икенче вариант)

Гасырлардан моң агыла,
Моңлана нигә курай,
Сөйлими илен тарихын,
Үткәнгә кайтып урый.

Тылсымлы курай моңнары,
Күңел кылларын чиртә.
Яшәргә көч, илхам бирә,
Җанны канатлы итә.

Халкымның авыр язмышы,
Чагылгандыр моңнар да.
Уралымның гүзәллеге,
Күчкән асыл җырларга.

Тылсымлы курай моңнары,
Күңел кылларын чиртә.
Яшәргә көч, илхам бирә,
Җанны канатлы итә.

Тогры юладаш, сихри моңдаш,
Дуслыкны данлый курай.
Сайрап яшә мәңге шулай,
Әй, серле, изге курай.

Тылсымлы курай моңнары,
Күңел кылларын чиртә.
Яшәргә көч, илхам бирә,
Җанны канатлы итә.

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »