Ирмен дигән ирләр һәрчак юлда,
Кичә алар утны-суларны.
Аккан сулар кебек гомер уза —
Йөгәнләп булмый шул елларны.
Аккан сулар кебек гомер уза —
Йөгәнләп булмый шул елларны.
"Гомер үтте …" дигән уйлар килә,
Нишләтим шул шундый уйларны?
Аккан сулар кебек гомер уза —
Йөгәнлисе иде елларны!
Аккан сулар кебек гомер уза —
Йөгәнлисе иде елларны!
Күңелләр яшь, чәчләр агармаган,
Каратырлык әле кызларны.
Яшьлек дәрте ургып торган чагы,
Йөгәнләрбез әле елларны!
Яшьлек дәрте ургып торган чагы,
Йөгәнләрбез әле елларны!
Добавлено Almaz в ЧТ, 27/12/2012 - 22:03
«
»