Көз җыры

Категория: көе сүзләре

Тышта яфрак, сары яфрак — җиткән көзләр,
Китә казлар, киек казлар, язлар әзләп.
Язлар әзләп, кайта алмый тик талган йөрәк,
Киләчәккә ара ерак! Ара ерак!

Үтәр көзләр, үтәр кышлар, килер язлар,
Кайтыр казлар, урап-урап, киек казлар.
Кайта алмый дип, язларына янган йөрәк,
Үткәннәргә ара ерак! Ара ерак!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (21 голос)
« »