Сөйгән кешең янда икән, дөнья — җәннәт,
Тәнгә сихәт ярың назы, җанга рәхәт.
Тормыш гаме онытыла бөтенләйгә,
Кысан бүлмә әверелә иркен җәйгә.
Теләгем шул — очар канат каерылмасын,
Бер кавышкан сөйгән ярлар аерылмасын.
Сөйгән кешең китеп барса, дөнья — тәмуг,
Синең өскә ява сыман ядрә һәм ук.
Һич күренми күзләремә галәм яме,
Юк, сизелми телләремә тәгам тәме.
Һич кенә дә күтәрелми эшкә кулым,
Таба алмыйсың җаныңны син куяр урын.
Сөйгән кешең кайтса кинәт, күркәм бу чак,
Йөрәгеңдә капыл дөрли сүнгән учак.
Очкыннары аның күчә күзләреңә,
Мәңге батмас кояш чыга күзләреңә.
Теләгем шул — очар канат каерылмасын,
Бер кавышкан сөйгән ярлар аерылмасын.