Кил, кил

Категория: көе һәм сүзләре

Белсәң иде, сөйгәнем,
Ничек яна йөрәгем,
Сине генә уйлап,
Үтә минем көннәрем.
Синсез калган кичләрдә
Йоклый алмыйм һичләр дә,
Сынама, җаным,
Кертмә һич мине гүрләргә.

Кил, кил, кил яныма, сөйгәнем,
Бел, бел, бел җанымның көйгәнен.
Син генә, бит минем гомерем,
Өметем, бәхетем.

Синнән башка бу җирдә
Яши алмам бер көн дә,
Күрәсем килә сине
Өнемдә, төшемдә.
Сөю тулы хисләрдә
Яратышып гомергә,
Яшәсәк иде, дигән
Теләкләр күңелдә.

Кил, кил, кил яныма, сөйгәнем,
Бел, бел, бел җанымның көйгәнен.
Син генә, бит минем гомерем,
Өметем, бәхетем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »