Добавлено Almaz в Втр, 05/12/2017 - 01:20
Сандугачым-сайрар кошым,
Синең моңга зарыкканмын.
Күптән көздә яшәсәм дә
Барлыгыңны онытмадым.
Сандугачым-моңлы кошым,
Син шул инде узгандагы.
Минекедәй шулай тагын
Моңлана соң кемнең җаны?
Сандугачым-син җәй кошы.
Сайрамыйсың син көзләрдә.
Юатырлык моң барында
Кирәк түгелдер сүзләр дә.
Сандугачым-асыл кошым,
Көздән җәйгә ара өзек.
Бәргәләнә ялгыз җаным,
Әл дә яшим инде түзеп.